Биографиясе

1948 елның 16 мае, Пермь өлкәсенең Барда районы Тунгук авылы — 1993 елның 20 декабре, Әлмәт шәһәре.

Сәхнә эшчәнлеген 1966 елда Әлмәт татар драма театрында башлап җибәрә, бер үк вакытта шул театр студиясендә укый. Беренче рольләре — София («Кияүләр», Г.Хугаев), Зөбәрҗәт («Ай тотылган төндә», М.Кәрим).

Казан театр училищесен (М.Х.Сәлимҗанов курсы) тәмамлаганнан соң (1970), Әлмәт театрына кайта һәм әйдәп баручы актрисага әверелә.

Иҗаты

Кузаева иҗат иткән Майя («Эх, Уфа кызлары», И.Абдуллин) һәм Нила Снижко («Барабанчы кыз», А.Д.Салынский) образларына табигыйлек, тирән психологизм, эмоциональлек, ритмик һәм поэтик тональлекне тоемлау хас; соңгы ролен иҗат иткәндә, актриса каһарманлыкның психологик алшартларын ачарга омтыла (Бөтенроссия театр фестивалендә Татарстанның 1 нче һәм Россиянең 2 нче бүләкләре, 1977). Алиман (1971) ролендә Кузаева героиняның катлаулы рухи дөньясын, эчке драматизмын, кеше хәсрәтенең тирәнлеген поэтик, романтик рухта гәүдәләндерә; Тулганай образын (1977) иҗат иткәндә эпик масштабка ирешә («Анам кыры», Ч.Айтматов повесте буенча). Мирандолина («Тылсымлы кыз», К.Гольдони) образында үзенчәлекле хатын-кыз характеры иҗат итә; актрисаның уены ачык, төсләрнең күптөрле булуы, сәхнәдә үзен иркен тотуы белән аерылып тора. Зур әхлакый көч белән башкарылган Антигона (Ж.Ануйның шул исемендәге әсәре буенча) образында Кузаева кешенең хис-кичерешләрен ирексезләүгә каршы чыга.

Т.Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәре буенча куелган спектакльдәге Мәдинә образы белән Кузаева халык тарафыннан киң таныла (ТАССРның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге, 1979). Образны фәлсәфи гомумиләштерү дәрәҗәсенә күтәреп, ул рухи байлыгы, эчке бөтенлеге, тормыш кыенлыклары алдында нык торуы, сыгылмас булуы белән хәйран калдырган героинясының дөньяга карашы, характеры формалашуын эзлекле һәм дәлилле күрсәтә.

А.Гыйләҗевнең махсус Кузаева өчен язылган «Әгәр бик сагынсаң» һәм «Әткәй җырлый да, җылый да» дилогиясендә укытучы Фәүзия образын иҗат иткәндә актриса талантының күпкырлылыгы, үзенчәлеге калку чагылыш таба.

Режиссёр буларак, Әлмәт театры сәхнәсендә «Кияү белән  кәләш» (М.Байҗиев), «Олы юлның тузаны» (Р.Хәмид), «Өченче бүлмәдә эт яши» (Р.Мингалим) һ.б. әсәрләрне куя.

Автор  — Д.Ә.Гыймранова