Чын фамилиясе Шверубович.

Биографиясе

1875 елның 30 гыйнвары (11 феврале), Вильно шәһәре — 1948 елның 30 сентябре, Мәскәү.

Санкт-Петербург университетының юридик факультетында укый,

В.Н.Давыдов җитәкчелегендәге студентлар драма түгәрәге спектакльләрендә катнаша, бер үк вакытта, 1896–1897 елларда Суворин театрында штаттан тыш актер булып эшли.

1897 елда М.М.Бородайның Казан–Саратов ширкәтенә кабул ителә һәм шул ук елның 9 сентябрендә К.А.Тарновскийның «Ул белгән булса» комедиясендәге зур булмаган барон Раццель роле белән беренче тапкыр Казан сәхнәсенә чыга.

1900 елның гыйнварында К.С.Станиславский һәм В.И.Немирович-Данченко тарафыннан Мәскәү Художество театрына чакырып алына, монда эшләгән елларында аның иҗаты бөтен дөньяга таныла.

Иҗаты

А.И.Каширин, А.А.Агарев, Е.П.Шебуева, Е.Я.Неделин һәм башка осталар белән берлектә эшләү аның иҗат биографиясендә мөһим этап булып тора.

Качалов сәләтенең әһәмиятле яклары: рольнең зәвыклы (филигрань) тәмамланыш алуына омтылу, образның сөйләм нигезенә үтеп керү, сүз белән тәэсир итә белү, персонажны романтик рухта гәүдәләндерү, үз героен тормыш-көнкүреш ваклыкларыннан өстен куярга тырышу, аның рухи асылын ачу нәкъ менә Казан сәхнәсендә формалаша һәм алга таба Мәскәү Художество театры сәхнәсендә үстерелә.

Өч сезон дәвамында Качалов Казанда 150 дән артык төрле рольләр башкара. Алар арасында Муров, Дудукин, Досужев, Кнуров, Прибытков, Митя, Борис, Несчастливцев («Гаепсездән гаеплеләр», «Төшемле урын», «Бирнәсез кыз», «Соңгы корбан», «Ярлылык — гаеп түгел», «Яшенле яңгыр», «Урман», А.Н.Островский), Нелькин («Кречинскийның туе», А.В.Сухово-Кобылин), Неизвестный («Маскарад», М.Ю.Лермонтов), Ракитин («Авылда бер ай», И.С.Тургенев), кенәз Шаховской («Фёдор патша», А.К.Толстой), Президент («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер), Эдгар, Кассио, Горацио («Король Лир», «Отелло», «Гамлет», У.Шекспир) рольләре дә бар.

Кассий («Юлий Цезарь», У.Шекспир) һәм булачак патшаның исәп-хисап белән эш йөртүен, аек акыллы һәм тәхет яратучан булуын гәүдәләндерә алган Борис Годунов («Иоанн Грозныйның үлеме», А.К.Толстой) рольләре өчен Казан вакытлы матбугатының иң югары бәясенә лаек була.

Һәр күренеше тиешле дәрәҗәдә эшләнгән кимчелекләрсез форма — грим, костюм, үз-үзеңне тоту рәвеше, һәрбер әйткән сүзнең, һәр кыланыш, ишарәнең тирән уйланылган, мәгънәле булуы — туып килүче талантның башкаларга охшамаганлыгын, үзгәлеген раслый.

Казанда яшәгән елларында Качалов җәмәгать чараларында — хәйрия концертларында, студентлар кичәләрендә актив катнаша; А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов шигырьләрен сәнгатьле укуы, А.С.Грибоедов, У.Шекспир пьесаларыннан монологларны оста башкаруы белән дан казана.

Истәлеге

1948 елда Казан Зур драма театрына Качалов исеме бирелә.

1973–1993 елларда театрда «Качалов бүлмәсе» экспозициясе ачыла (Качаловның Казанда яшәве белән бәйле документлар һәм материаллар тупланган), иң яхшы актерлык һәм режиссерлык эше өчен В.И.Качалов исемендәге бүләк булдырыла, «Качалов көннәре» уздырыла.

Казан урамнарының берсе Качалов исемен йөртә.

1897–1899 елларда Лобачевский урамындагы Качалов яшәгән 3 нче номерлы йортка (элекке «Михайлов номерлары») мемориал такта куела.

2005 елда Качаловның тууына 130 ел тулу уңаеннан Казан Зур драма театрының ишегалдында (атриумда) аңа һәйкәл ачыла (скульптор А.М.Миңнуллина, архитектор Г.А.Бакулин).

Әдәбият

В.И.Качалов: Сб. статей, воспоминаний, писем. М., 1954;

Крути И. Русский театр в Казани. М., 1958;

Таланов А.Качалов. М., 1962;

Виленкин В. Качалов. М., 1976.

Автор Ю.А.Благов