Эчтәлек

1907 елның 15 июне, Чиләбе шәһәре – 1983 елның 8 ноябре, Үзбәкстан ССР, Әндижан шәһәре.

Казан сәнгать-театр техникумын тәмамлый (1928), бер үк вакытта Мәскәүдә Үзәк театр сәнгате институтында актерлык һәм режиссерлык осталыгына өйрәнә (1935, И.Я.Судаков классы).

1926–1931 елларда Татар академия театрында сәхнә инспекторы, 1934–1937 елларда шул ук театрда режиссер.

Театрда куйган беренче спектакле – «Ил үскәндә» (Т.Гыйззәт, 1930).

1934 елда диплом алды практикасына кайткач, театр хезмәткәрләре өчен К.С.Станиславский системасын өйрәнү буенча семинар үткәрә; шул нигездә сәнгать хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты оештырыла. Укыту эшенә Г.Ф.Линсцер, Ю.А.Муко, Г.В.Хавис һәм башкалар җәлеп ителә. Институтта укучылар арасында З.Солтанов, Ш.Шамильский, К.Шамил, Х.Уразиков, Г.Ибраһимова, М.Шәриповалар була.

Куйган спектакльләре – «Тормыш чакыра» («Жизнь зовёт» В.В.Билль-Белоцерковский, 1934), «Чаткылар», «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт, 1935, 1937), Ф.Вольфның «Профессор Мамлок» (1935), «Дошманнар» («Враги», М.Горький, 1936), «Яшь гомер» (Г.Коләхмәтов, 1936), «Галиябану» (М.Фәйзи, 1936), «Таш кунак» («Каменный гость», А.С.Пушкин, 1937).

Исмәгыйлев режиссурасына сәхнә хәрәкәтләрендә сәяси тенденциозлык, тирән социаль анализ һәм кискен публицистика белән психологик дәлилләүне бергә бәйләп алып бару хас.

Татар театры сәхнәсендә К.С.Станиславский системасын гамәлгә кертергә омтыла, спектакльне эшләгәндә, актерларны сәнәгать предприятиеләренә алып барып, эшчеләр белән пьесалар уку һәм фикер алышулар оештыра.

Исмәгыйлев спектакльләре матбугатта үткен бәхәсләр тудыра.

Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә Татар академия театры актерларының башкару осталыгы шактый үсә, театрның алга таба үсеш юнәлеше билгеләнә.

1937 елда илдә социаль-сәяси хәлләрнең кискенләшүе аркасында репрессияләр башлангач, Казаннан китәргә мәҗбүр була.

1938–1943 елларда Симферополь татар драма театрында режиссер.

1944–1971 елларда Әндижан үзбәк музыкаль-драма театрында режиссер, 1957–1960 елларда баш режиссер. Анда ул У.Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» (1945), Уйгунның «Хөррият» («Хуррият», 1959), А.Н.Островскийның «Урман» («Лес», 1960) һәм башка әсәрләрне сәхнәләштерә.

1950 елда репрессияләнә; 1954 елда аклана.

Әдәбият

Арсланов М.Г. Татарское режиссёрское искусство (1906–1941). К., 1992.

Автор Ю.А.Благов