- РУС
- ТАТ
драма актрисасы, ТАССРның атказанган (1970) һәм халык (1979) артисты
1931 елның 4 марты, Алексеев районы Коры Көрнәле авылы — 2015 елның 24 июне, Казан.
Татар театр техникумын тәмамлаганнан соң (1951), Республика татар күчмә (хәзерге Татар драма һәм комедия) театры труппасына кабул ителә һәм 1987 елга кадәр шунда эшли.
Исмәгыйлева тарафыннан башкарылган рольләрдән Сара («Сулган чәчәкләр», Д.Җаббарлы), Разия («Бистә кызы», Р.Ишморат), Елена («Йөрәк көчлерәк янсын», Л.И.Митрофанов), Анна «Зарыгып көткәнем» («Долгожданная», А.Д.Салынский) хисләренең сафлыгы, эчкерсезлеге белән аерылып тора. Сара ролендә җәберләнгән, кимсетелгән хатын-кыз күңелендә үз бәяңне белү, аңлау хисләре уянуны тамашачыга ышандырырлык итеп җиткерә. Н.Исәнбәтнең «Рәйхан» әсәре буенча куелган спектакльдә Рәйхан, М.Гафуриның «Кара йөзләр»ендә Галимә, М.Кәримнең «Айгөл иле»ндә Зөлхәбирә образларын тирән драматизм, психол. нечкәлек белән уйный, героиняларның катлаулы кичерешләрен ачып бирә.
Исмәгыйлева башкарган образларга хатын-кыз мөлаемлыгы, ачык күңеллелек хас; аның хәтта эпизодик характердагы персонажлары да истә калырлык, чынбарлыктагыча дөрес чагылдырыла.
Иң яхшы башкарылган рольләреннән Зиннәтбану («Хәзрәт үгетләргә килде», З.Шаһиморатов), Җәмилә («Әниемнең чал чәчләре», Ә.Мирзаһитов), Николь («Сәер кеше», Н.Хикмәт), Аманда («Терезаның туган көне», Г.Д.Мдивани), Женя («Бүген һәм һәр көнне», Г.М.Мазин), Татьяна («Мещаннар», М.Горький) образларын санарга мөмкин.
Исмәгыйлева башкарган үзенчәлекле рольләр арасында Камилә («Беренче мәхәббәт», Х.Вахит), Сәхилә («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт), Гөлниса («Ташкыннар», Т.Гыйззәт), Галимә («Хаҗи әфәнде өйләнә», Ш.Камал), Мәгыйшә («Хәзинә», Г.Ахунов), Зөлфия («Бөркетләр кыяга оялый», И.Юзеев), Суфия («Туган җирем», Т.Миңнуллин) һ.б. бар.
Автор — Д.Ә.Гыймранова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.