Биографиясе

1886 елның 21 ноябре (3 декабре), Бакчасарай шәһәре – 1975 елның 31 августы, Истанбул шәһәре.

И.Гаспринский белән З.Акчурина кызы.

1907 елдан «Галәме Нисван» журналы мөхәррире.

«Тәрҗеман» газетасын нәшер итүдә катнаша.

1917 елның апрелендә Бөтенроссия мөселман хатын-кызлар корылтае депутаты сыйфатында Казанга килә.

1918 елда Акмәчет (Симферополь) шәһәрендә Гаспринский исемендәге кызлар мәктәбен оештыра.

1919 елда Кырым Милли мәҗлесенә депутат итеп сайлана.

1921 елда Төркиягә күчеп китә.

 «Kırım» («Кырым»), «Еmet» («Өмет») һәм башка төрек журналлары белән хезмәттәшлек итә.

Актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара, «Kırım Milli Merkezi» («Кырым Милли мәркәзе»), «Azerbaycan Milli Merkezi» («Әзәрбайҗан Милли мәркәзе») җәмгыятьләре эшендә катнаша.

Әдәбият

Үтәбай-Кәрими Р. Шәфика Гаспралы-Йосыфбәйле турында // әд-Дин вә әл-әдәп. 2000. Май;

Hablemitoğlu Ş., Hablemitoğlu N. Şefika Caspıralı ve Rusya’da Türk Kadin Hareketi (1893-1920). Ankara, 1998.

Автор – А.М.Ахунов