Биографиясе

1926 елның 26 декабре, Үзбәкстан Республикасы Карши шәһәре – 1998 елның 15 феврале, Казан.

1958 елда Казан консерваториясен (А.Шиканян классы) тәмамлый.

1946–1950 елларда Таҗикстан Хәрби округының чик сакчылары гаскәрләре җыр һәм бию ансамбле солисты, 1956–1988 елларда Татар опера һәм балет театры солисты.

Иҗаты

Җырчының иҗат биографиясендә аеруча югары күтәрелешкә ирешкән чор – 1957 елда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Н.Җиһановның «Җәлил» операсында Җәлил партиясен башкаруы (беренче башкаручы) һәм шул ук партияне 1959 елда Мәскәүнең Зур театр сәхнәсендә җырлавы.

Табигать тарафыннан бирелгән көчле, яңгыравыклы тавышка, сәхнәдә темпераментлы үзенчәлекле башкару сәләтенә ия була.

И.Д.Ишбүләковка бигрәк тә героик пландагы көчле характерларны чагылдыручы, күтәренке рухлы образларны башкару уңыш китерә.

Төп партияләре: Манрико, Радамес («Трубадур», «Аида», Дж. Верди), Хозе («Кармен», Ж.Бизе), Германн («Пики дамасы», П.Чайковский), Сергей («Катерина Измайлова», Д.Шостакович) һ.б.

Концерт эшчәнлеге алып бара.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Народные артисты. Казань, 1980.

Автор – Р.И.Такташ