- РУС
- ТАТ
драма актрисасы, ТАССРның, БРның халык артисты (1988, 1996)
Ире фамилиясе буенча Яремчук.
1938 елның 10 июнендә БАССРның Мәләвез районы Карагай авылында туа.
Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге югары театр училищесен тәмамлаганнан соң (1961), Татар академия театры труппасына кабул ителә.
Зур драматик сәләткә ия, темпераментлы актриса буларак, Исәнгулова шактый зур рольләр башкара: Корри («Фаҗигале юлда», А.Муис романы буенча), Маһисәрвәр, Зәмзәмбану («Чаткылар», «Ташкыннар», Т.Гыйззәт), Айсылу, Бибкәй («Миркәй белән Айсылу», «Әбүгалисина», Н.Исәнбәт), Шәфәкъ, Гера («Ай тотылган төндә», «Ташлама утны, Прометей!», М.Кәрим), Ханша («Таһир-Зөһрә», Ф.Бурнаш) һ.б.
Аның героиняларында барыннан да бигрәк хатын-кыз горурлыгы, рухи азатлык, бәйсезлек кебек сыйфатлар чагыла, шуның белән алар эпик масштаблылыкка ирешәләр.
Замандашлары рольләреннән Роза («Эңгер-меңгер», А.Гыйләҗев), Хәдичә («Китәм инде», Р.Хәмид), Гөлсем («Мирас», Г.Каюмов), Миңзифа («Кичер мине, әнкәй!», Р.Батулла), Саҗидә («Дуслар җыелган җирдә» һәм «Хушыгыз», Т.Миңнуллин), Щёголева («Чит кеше», И.М.Дворецкий) образларын башкарганда Исәнгулова үз геройларын яклаучы түгел, бәлки аларны хөкем итүче дә; ул үзе, эзлекле рәвештә, образның асылына төшенә; ялкынланып үзенең гражданлык позициясен яклый, инанган фикереннән кире кайтмый.
М.Байҗиев әсәре буенча куелган «Хуш, Назлыгөл» спектаклендәге Назлыгөл образы тирән драматизм белән сугарылган; ул рухи, әхлакый дилемма алдында калган героиняның каршылыклы характерын гәүдәләндерә. Актрисага хас эмоциональлек, хисләр ачыклыгы ул башкарган Фатыйма («Бәхетлеме син?», М.Садыйкова), Айшә («Зифа», Н.Исәнбәт), Хәдичә («Алдым-бирдем», Г.Исхакый), Ана, Судья («Кияү белән Кәләш», М.Байҗиев), Лариса Даниловна («Бер төн», Б.Л.Горбатов), шулай ук «Инсаният» труппасында уйнаган Сәлимә («Әбиләргә ни җитми?», Ф.Бүләков), Наһар («Чакырылмаган кунак», Р.Җиһаншина) рольләрендә ачык чагыла.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены, медаль белән бүләкләнә.
Автор — Д.Ә.Гыймранова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.