- РУС
- ТАТ
драма актрисасы, БАССР, РСФСР, ТРның халык артисты (1980, 1984, 1998)
1942 елның 13 октябрендә БАССРның Канбик авылында туа.
Уфада сәнгать училищесен (1965) һәм институтын (1987) тәмамлый.
1965 елдан Башкорт академия драма театрында эшли.
Матур җырлаучы артист буларак, татар музыкаль драмаларында баш рольләрне башкара: Галиябану (М.Фәйзинең шул исемендәге әсәре), Мәйсәрә («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Сәрвәр («Башмагым», Х.Ибраһимов) һ.б. Матурлыкка, урманнарга һәм тауларга гашыйк табигать баласы Айгөл («Айгөл иле», М.Кәрим), саф күңелле, романтик Галия («Тапшырылмаган хатлар», Г.Кутуй), эчкерсез, беркатлы яшь кыз Динә һәм батыр йөрәкле, язмыш авырлыкларына бирешмәүчән Мәдинә («Үзебез сайлаган язмыш», «Ай булмаса, йолдыз бар», Т.Миңнуллин) образларында Ирсаева башкаруында драматик тормыш каршылыклары нечкә лиризм һәм психологик тирәнлек белән оста үрелеп бара. Актрисаның иҗат диапазоны искиткеч киң: шаян, тормыш сөючән үсмер егет Әсхәтне дә («Озын-озак балачак», М.Кәрим), иләмсез шыксыз Серафина («Нискавуори хатыннары», Х.Вуолийоки) һәм Һашия (Г.Шәфиковның шул исемендәге әсәре) рольләрен дә бертигез осталык белән, ышандырырлык итеп башкара. Ф.Бүләковның «Сөясеңме-сөймисеңме?» әсәре буенча куелган спектакльдәге Фатыйма образында Ирсаева ак күлмәкле кечкенә генә карчыкның вак-төяк мәшәкатьләре, ыгы-зыгысы артында сабыр, карусыз, башкалар бәхете өчен барын да эшләргә әзер торучы хатынны гәүдәләндерә.
Башка зур рольләре арасында: Луиза («Солдат улы», Ә.Мирзаһитов), Рабига («Сандугач чакыруы», З.Ихсанов), Галия (Т.Таһировның шул исемендәге әсәре), Айсылу («Айсылуның айлы кичләре», И.Абдуллин), Мәдинә («Җәяүле Мәхмүт», М.Кәрим), Домна Пантелеевна («Талантлар һәм аларга баш иючеләр», А.Н.Островский), Таня («Июньдә саубуллашу», А.В.Вампилов) һ.б. бар.
БАССРның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1987).
Тойганов Р. Нурия Ирсаева. Уфа, 1992.
Автор — И.И.Илялова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.