- РУС
- ТАТ
драма актёры, режиссёр
1900 елның 9 марты, Әстерхан шәһәре – 1970 елның 13 сентябре, Казан.
Сәхнә эшчәнлеген 1922 елда Әстерхан татар драма театрында башлый.
Мәскәүдә Үзәк театр сәнгате техникумын тәмамлый.
1926–1933 елларда Мәскәү үзәк татар эшче театрында актёр, режиссёр, баш режиссёр булып эшли. Анда ул Ш.Камалның «Козгыннар оясында», «Ут», «Таулар», Р.Ишморат һәм К.Тинчуринның «Тургай», Ә.Камалның «Борылыш» әсәрләрен сәхнәләштерә, алардагы образларны заман сулышын тоеп, психологик яктан җентекләп эшли. Бер үк вакытта актёр буларак та шактый рольләр башкара: Оештыручы (С.Батталның шул исемендәге әсәре), Насрый («Козгыннар оясында», Ш.Камал), Директор («Тормыш көлә», Г.Ильяс).
1933 елда Мәскәү эшче театры Татар академия театрының колхоз филиалы итеп үзгәртелеп, Казанга күчерелә. Коллектив белән бергә күчкән Ильясов биредә К.Нәҗми һәм К.Тинчуринның «Булат бабай семьясы», Ш.Усмановның «Кичеккән фәрман», И.Сәлаховның «Мәхәббәт», Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә», А.Н.Арбузовның «Алты сөекле яр» («Шестеро любимых») әсәрләрен куя.
1937 елда нигезсез репрессияләнә; реабилитацияләнгәч (1956), Казанга кайта.
Әлмәт татар драма театрында С.Кальметовның «Зәкия», Г.Ахуновның «Чулпы җыры» әсәрләрен сәхнәләштерә.
Автор — Д.Ә.Гыймранова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.