- РУС
- ТАТ
цирк артисты, акробат, хайваннар өйрәтүче (дрессировщик), ТАССРның атказанган артисты (1985), Мари АССРның халык артисты (1987)
1952 елның 16 марты, Мари АССР, Турек районы Татар Китнәсе авылы – 2016 елның 1 июле, Медведево поселогы, Марий Эл.
Мәскәүнең Цветной бульвардагы циркы каршындагы клоуннар студиясен тәмамлый (1977).
1977–1994 елларда һәм 1997 елдан «Союзросцирк» системасында, 1995–1997 елларда – Йошкар-Ола шәһәренең 400 еллыгы исемендәге парк каршындагы Җәнлекләр театрын оештыручы һәм җитәкчесе.
Дрессировщик буларак «Хайваннар белән уен» («Игра с животными», режиссер Б.Бреслер, композитор Р.Гобәйдуллин) номеры белән чыгышлар ясый, анда йорт хайваннары – ишәк, каз, эт, кәҗә һ.б. белән комик характердагы трюклар ясый.
Бөтенсоюз цирк сәнгате конкурсы лауреаты (Мәскәү, 1987).
Степанова Г. Игра с животными // Советская эстрада и цирк. 1993. № 34.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.