Биографиясе

1918 елның 22 феврале, Казан губернасы, Чистай өязе Берёзовка авылы – 1995 елның 19 феврале, Казан шәһәре.

Ташкент сәнгать училищесен тәмамлый (1938 ел).

1938 елдан – Казанда, «Татхудожник»та эшли («Телеңне тый» плакаты авторы, 1941 ел). 1941–1946 елларда Кызыл Армиядә, Бөек Ватан сугышында катнаша, армия газетасында эшли.

1946–1948 елларда Казан сәнгать училищесендә укыта.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1960 ел).

1953–1980 елларда ТАССРның Сәнгать фондында.

Иҗаты

А.М.Родионов башка жанрларда күп һәм актив иҗат итсә дә, аның иҗатында хәрби тема өстенлек итә. Элгәреге әсәрләрендә фашистлар оккупациясе темасы урын ала: «Коллыкка» (1947 ел), «Фашистлар төрмәсендә» (1950 еллар). 1950 еллар ахырыннан рәссамның әсәрләренә лиризм хас: «Ялда. Солдат язы» (1959 ел), «Тормыш көче» (1965 ел), «Икмәк» (1972–1974 еллар). Шагыйрьнең Волхов фронтындагы землянкада сурәтләнүе «Җәлил» картинасын (1973–1975 еллар) тагын да чынрак һәм киеренкерәк итә.

Рәссамның иҗатында портрет жанрына яки катлаулы, күп фигуралы композицияләргә якын торган тарихи картиналар зур урын били: «Фёдор Шаляпин» (1957 ел), «Себер тракты» (1959 ел), «Сергей Есенин» (1964 ел), «Ага Базар», «Болгарлар. 1722 (Пётр I)», «Болгарлар» (1981 ел) триптихы, «Профессор А.П.Щапов» (1982 ел).

Портретларга модель белән төгәл охшашлыкка һәм образларны психологик ачуга омтылу хас: «Кыз портреты» (1947 ел), «Ат үрчетүчеләр» (Татар ат заводы алдынгылары портретлары, 1978–1979 еллар), «Советлар Союзы Герое С.С.Садриев портреты» (1982 ел).

А.М.Родионовның масштаблы пейзажлары 1960–1970 еллардагы хезмәт җиңүләренең бөеклеген һәм киңлеген ачып бирә: «Туган җир» (1967 ел), «КамГЭС иртәсе» (1976 ел). «Күпер» (1956 ел), «Март» (1958 ел), «Саф җил» (1961 ел), «Яз җитә» (1964 ел), «Камада. Саескан таулары» (1972–1974 еллар), «Көз фасылы» (1973 ел) һ.б. табигать күренешләре серияләренә шигъри аһәңнәр һәм лиризм хас.

А.М. Родионов. «Кайту». 1985. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Республика (1942 елдан), РСФСР рәссамнары әсәрләре (1955 ел, 1957 ел), «Советская Россия» (1960 ел), «РСФСРның 16 автономияле республикасы» (1971 ел), төбәк («Зур Идел», 1964 ел, 1967 ел, 1974 ел, 1980 ел, 1991 ел) күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәләре Казанда уздырыла (1968 ел, 1983 ел, 2008 ел).

А.М. Родионов. «Фёдор Шаляпин». 1957. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Татарстан Республикасы Милли музеенда, Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда, Әлмәттәге картиналар галереясында, шәхси тупланмаларда саклана.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Яхлиель Б. Александр Родионов: Буклет. Казань, 1976.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Автор – М.Е.Ильина