- РУС
- ТАТ
балет артисткасы, балетмейстер, ТАССРның атказанган һәм халык артисты (1982, 1987)
1946 елның 22 ноябрендә Казанда туган.
Мәскәү мәдәният институтының хореография бүлеген тәмамлый (1974). ТАССР Җыр һәм бию ансамбленең солисты (1967–1969), педагог-репетиторы (1974–1977), баш балетмейстеры (1977).
ТР Җыр һәм бию ансамбле каршында «Юлдаш» балалар хореографик мәктәбен оештыручыларның берсе.
«Сабантуй», «Дуслык бәйрәме», «Туган як моңнары», «Шәрекъ клубы», «Корбан бәйрәме», «Шәһәр биюе» һәм башкалар вокаль-хореографик композицияләрне куюда катнаша.
«Кызлар җыены», «Бишле бию», «Казан кызлары биюе», «Гармун, гармун», «Ярмәк вагы» һәм башка бик күп биюләрне куя.
Милли бию фольклорын тирәнтен белүче буларак, үзенең хореографик сәхнә композицияләрендә халык биюе мирасын иркен һәм кыю куллана.
Укучылары арасында ТРның атказанган артистлары Л. һәм А. Хәмитовлар, Р. Шәйдуллин, М.Фәттахова һ.б. бар.
Автор – В.Н.Горшков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.