Эчтәлек

Биографиясе

1939 елның 18 апреле, Зәй районы Бигеш авылы.

1964 елда, Ульянов шәһәр филармониясенең эстрада артисты буларак, иллюзион номер белән чыгыш ясый, шул ук елда Казандагы М.Горький исемендәге клубта иллюзионистлар түгәрәге оештыра.

1965–1968, 1970, 1973 елларда Татар филармониясендә иллюзион эстрада артисты.

1978 елда Мәскәүдә Югары режиссёрлар курсларын тәмамлаганнан соң, Ярославль шәһәре циркында баш режиссёр (1979 ел) була.

1981–1996 елларда Казан циркында: баш режиссёр (1992 елга кадәр), 1992 елдан директор урынбасары.

1990 елда «Кара иллюзия театры» («Чёрный театр иллюзии») дип аталган эстрада-цирк программасын оештыра, анда ул, гипноз чаралары кулланып, фокус трюклары күрсәтә. Театр 3 ел чамасы эшли.

А.С.Гаделшин шактый цирк тамашалары һәм фантастик әкиятләр сюжетына корылган пьесалар, күп сценарийлар авторы.

Алар арасында 1998 елда Казан яшь тамашачылар театрында куелган «Кырлай кызы Айсылу» («Айсылу из деревни Кырлай»), 2000 елда Казан татар яшьләр театрында куелган «Хикмәт бабай хикмәтләре» пьесалары бар.

Автор – Ю.А.Благов