Биографиясе

1915 елның 8 августы, Казан — 1996 елның 1 феврале, шунда ук.

Татар сәнгать техникумының театр бүлеген тәмамлаганнан соң (1939), Татар академия театры труппасына кабул ителә.

1949–1951 елларда Татар республика күчмә театры режиссёры, 1951 елдан кабат Татар академия театры труппасында.

Иҗаты

Фәтхуллин Г.Н. Тюремщик ролендә

У. Шекспирның «Чама өчен чара»

Күзәтүчәнлеге һәм сәхнәдә үз-үзен табигый тотышы аңа Шәйхулла («Миңлекамал», М.Әмир), Әхтәри, Ризван («Ташкыннар», «Кыю кызлар», Т.Гыйззәт), Бики, Аблай («Хуҗа Насретдин», «Качаклар», Н.Исәнбәт), Суфый («Шәмсекамәр», М.Әблиев), Шаһвәли («Татар хатыны ниләр күрми», Г.Ибраһимов), Аликбәр («Айдын», Җ.Җаббарлы) кебек ышандырырлык, тормышчан образлар иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Эпизодлар остасы буларак, Фәтхуллин зур булмаган рольләрдә тәмамланган социаль типажлар тудыра: Редозубов («Варварлар», М.Горький), Салай Салтаныч («Соңгы корбан», А.Н.Островский), Антонио («Фигароның өйләнүе», П.Бомарше) һ.б.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләр

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Илялова И. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала: Биогр. белешмәлек. К., 2005.