Биографиясе

1928 елның 13 феврале, Пермь шәһәре — 1987 елның 2 апреле, Уфа шәһәре.

1946–1965 елларда Башкорт дәүләт халык биюе ансамбле артисты, 1965–1970 елларда — репетиторы, 1975–1979 елларда — сәнгать җитәкчесе.

Җиңел сикерү сәләтенә, сыгылмалылыкка, ачык темпераментка, актёрларга хас сөйкемлелеккә ия була.

1980–1985 елларда Дүртөйле, Ишембай, Күмертау шәһәрләрендә балалар хореография ансамбльләре оештыручы.

Халыкара яшьләр һәм студентлар фестивальләре (Бухарест, 1953, алтын медаль; Мәскәү, 1957, алтын медаль; Вена, 1959, көмеш медаль), Бөтенроссия эстрада артистлары конкурсы (Мәскәү, 1960) лауреаты.

А.Н. Фәхретдинов һәм Ф.М. Нәфыйкова «Бүләк» биюендә

Бүләкләре

«Почёт билгесе», Вьетнам Демократик Республикасының 1 нче дәрәҗә Хезмәт орденнары белән бүләкләнә.

Автор — В.Н.Горшков