Биографиясе

1870 елның 13 (25) гыйнвары, Самара губернасы Богырыслан шәһәре тирәсендә – 1951 елның 4 марты.

1911–1917 елларда Петроградның Мария театрында куючы-режиссер, соңрак Одесса, Баку, Тифлис, Свердловск, Горький һ.б. шәһәрләр театрларында баш режиссер.

1923–1928 елларда Азәрбайҗан, 1928 елдан Тифлис, Одесса консерваторияләре профессоры. 1894 һәм 1901–1905 елларда Казанда эшли.

Иҗаты

Казан опера театрында аның тарафыннан Дж.Мейерберның «Гугеноты», «Африканка», Р.Вагнерның «Лоэнгрин», Ш.Гуноның «Фауст», «Ромео и Джульетта», Дж.Вердиның «Риголетто», «Травиата», «Бал-маскарад», «Аида», Л.Делибаның «Лакме», Җ.Массненың «Вертер», Дж.Пуччининың «Тоска», М.Глинканың «Жизнь за царя», «Руслан и Людмила», А.Рубинштейнның «Демон», «Купец Калашников», А.Серовның «Юдифь», П.Чайковскийның «Евгений Онегин», «Мазепа», «Чародейка», «Пиковая дама», Н.Римский-Корсаковның «Снегурочка», «Моцарт и Сальери», «Царская невеста» һ.б.ның опералары сәхнәләштерелә.

Опера либреттолары сериясен һәм «Несколько слов о музыке восточных народов» исемле кереш сүзен басмага үз аңлатмалары белән татар телендә әзерли.

Боголюбов татар телендә опера турындагы беренче басманы – А.Бородинның «Князь Игорь» операсын (либретто) дөньяга чыгара.

Әсәрләре

«Князь Игорь» А.П. Бородина. Казань, 1902.

Полвека на оперной сцене. Театральные мемуары. М., 1957.

Шестьдесят лет в оперном театре. М., 1967.

Әдәбият

Кантор Г.М. Музыкальный театр в Казани XIX – начала XX века. Казань, 1997.