Эчтәлек

Товар, валюта, социаль демпинглар аерып карала. Товар демпингы чит илгә товар чыгаруны киңәйтү, конкурентларны (көндәшләрне) базардан кысрыклап чыгару юлы белән базарга үтеп керү өчен уздырыла. Базарда тотрыклы хәлгә ирешкән очракта да, агымдагы зыянны каплауга исәп тотып, дәүләт һәм компанияләр тарафыннан гамәлгә ашырыла. Конкурентларын кысрыклап чыгарганчы яки алар белән килешүләр төзүгә ирешкәнче фирмалар һәм дәүләт еш кына, бер тапкыр булса да, кыска вакытлы демпинг чарасы куллана. Демпинг шулай ук кирәкле акча һәм валюта средстволарын тизрәк алу ысулы буларак та файдаланыла. Демпинг объекты булып торган илләрдә милли сәнәгатьне үстерүдә кыенлыклар күзәтелә.

1990 еллар башында демпинг нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында күпчелек җиңел һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләре («Спартак» җитештерү берләшмәсе, тегү фабрикалары, кошчылык фабрикалары һ.б.), эчке базарда үзләренең продукцияләрен сата алмыйча, җитештерү күләмен кыскартырга яки туктатырга мәҗбүр була. Әмма дөнья практикасындагы демпингтан яклау ысуллары биредә кулланылмый. Илнең сәнәгатен яклау өчен, дөньякүләм икътисади практикада демпинга каршы законнар, махсус пошлиналар кертү һәм башкалар каралган. РФ товарларына карата 2002 елда Бөтендөнья сәүдә оешмасы тарафыннан кертелгән 126 демпинг чикләвенең 15 кә якыны турыдан-туры ТР сәнәгатьчеләренең (күкертле нефть, нефть продуктлары, мех һәм мех әйберләр, авиация техникасы чыгару һ.б.) мәнфәгатьләренә кагыла.

Валюта демпингы вакытында чит илгә товар чыгару дөнья бәяләреннән түбәнрәк бәяләрдә махсус киметелгән валюта курсы белән гамәлгә ашырыла, чит илгә товар чыгаручы илнең эчке базарында акча кыйммәте тышкы базардагы валюта бәясенә караганда тизрәк төшә.

Социаль демпинг, илдә эш хакының түбән булуын истә тотып, чит илдән түбән бәя белән товар тәкъдим ителгән вакытта барлыкка килә. Күп кенә илләр чит илгә товар чыгаргандагы югалтуларны аерым товарларга гына түгел, бәлки сәнәгатьнең һәр тармагын, гомумән, икътисадны субсидияләү юлы белән каплый. Авыл хуҗалыгы продукциясен чит илгә демпинг буенча чыгарган очракта, дәүләт дотациясен бүлгәндә, җитештерүчеләргә турыдан-туры субсидия бирү юлы киң таралган.

Үз илләрендәге җитештерүне яклау өчен, бер төркем Европа илләре («Гомуми базар») тарафыннан шул илләр арасында чыгарыла һәм кертелә торган товарның бәяләрен көйләүче тариф килешүе төзелә.

Бер үк төрдәге охшаш продукция җитештерүче фирмалар һәм компанияләр арасында конкуренция вакытында демпинг буенча товар сату эчке базарда да гамәлгә ашырылырга мөмкин.

Әдәбият

БСЭ. 3 изд. М., 1972. Т. 8; Экономическая энциклопедия. М., 1999.

Автор – Ф.С.Зыятдинов