Эчтәлек

Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының сәнгать учреждениеләре турында 1902 елның 12 июнь Нигезләмәсенә туры китереп, 1912 елның 16 гыйнварында ачыла.

Казан губернасының земство идарәсе тарафыннан оештырылган химаячеләр комитеты карамагында була (рәисе — А.Н.Боратынский, әгъзалары — Н.С.Теренин, А.А.Мельников, крәстиян В.А.Перухин). Казан губернасының чүлмәк ясау вак һөнәрчелек кәсепчелегенең борынгы үзәгендә оештырыла. Остаханәнең эшчәнлеге җирле чүлмәк ясаучыларның сәнгать белеме дәрәҗәсен күтәрүгә, керәч өлкәсендә техник осталыкларын яңарту һәм камилләштерүгә булышлык итүдән гыйбарәт була.

ХХ йөз башында Питрәчтә савыт-саба һәм чирәп әйберләр җитештерүче зур булмаган 80 гә якын завод эшли. Остаханәнең төзелүенә земство вәкиле үтенече буенча Петербургтагы барон Штиглицның техник рәсемгә төшерү училищесендә, профессор К.И.Келлер җитәкчелегендәге керәч бүлегенең техник лабораториясендә җирле үзле балчыкның сыйфатын тикшерү сәбәп була. Остаханәнең мөдире әлеге училищене тәмамлаган рәссам А.И.Ильинский була, ул рәсем, сызым, технологиядән укыта. Биредә шулай ук Е.В.Ильинская (акварель, композиция, әвәләп ясау, декор), Т.Бирх (гипсны формага салу һәм токарьлык эше) укыта.

Өчьеллык уку курсларына гомуми сәнгать белемен һәм чүлмәк ясау һөнәре техникасын үзләштерү керә. Училищега 12 яшьтән алып 20 яшькә кадәрге үсмерләр кабул ителә. Остаханәне тәмамлаучы укучыларга — оста ярдәмчесе (өйрәнчек), 3 елдан соң, мөстәкыйль эше турында хисап биргән очракта, оста дәрәҗәсе бирелә.

Остаханә үзләштергән әйберләр ассортименты гаять тә күптөрле: вазалар, кувшиннар, тәлинкәләр, тәмәке көллекләре, юыну әсбаплары, каминнар, бизәкле паннолар, кәрниз һәм дивар тышлау плитәләре. Уку йортын тәмамлаганнарның эшләреннән, соңыннан сату шарты белән, Казанда күргәзмәләр оештырыла, мәсәлән, 1916–1917 елларда үткәрелгән күргәзмәдә 3284 әйбер куела. 2 нче Бөтенроссия вак һөнәрчелек-сәнәгать күргәзмәсендә (Петербург, 1913–1914) остаханә бронза медаль белән бүләкләнә.

Беренче бөтендөнья сугышы башлану белән, остаханәнең укыту эшчәнлеге туктатыла, Гражданнар сугышыннан соң, Питрәч һөнәр-сәнгать остаханәсе ябыла.

1924 елда остаханә җиһазлары Казанга күчерелә, 1926 елда Б.Урманче, сәнгать-театр техникумының уку-укыту бүлеге мөдире буларак, шулар нигезендә керәч остаханәсе оештыра (кара Керәч сәнгате).

Остаханә әйберләре Казан губерна земствосының вак сәнәгать һәм һөнәри белем үзәк музее тупланмасында була; хәзерге вакытта ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Питрәчтәге төбәк тарихы музеенда сакланалар.

Шулай ук кара Питрәч чүлмәк ясау кәсепчелеге.

Әдәбият  

Ключевская Е.П. Искусство народное и профессиональное: К проблеме взаимодействия в художественной культуре Поволжья XIX–XX вв. // Из истории татарского народного искусства: Сб. статей. К., 1995;

Урманче Б. Татарские художники и Казанская школа искусств // Татарстан. 1996. № 4.

АвторЕ.П.Ключевская