Гомуми мәгълүмат

Курган өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 4,1 мең кв.км. Үзәге – Шадринск шәһәре (Курган шәһәреннән 146 км читтә урнашкан; административ район составына керми).  

Халкы – 26065 кеше (2015 ел), район үзәгендә 77031 кеше яши. Татарлар 2010 елда районда – 1010 кеше, Шадринск шәһәрендә – 1621 кеше.

Тупланып Шадринскта (2002 елда – 1683 кеше), Эчкен (659), Байрак (134), Сибирки (135) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Эчкен авылында ел саен Сабан туе уздырыла, мәктәптә татар теле предмет буларак өйрәнелә. «Дуслык» (Шадринск шәһәре) «Очкын кызлары» һәм «Миләш» (Эчкен авылы) сәнгать коллективлары эшли.

Эчкен һәм Сибирки авылларында мәчетләр бар.

Күренекле кешеләре

Шадринск районында Советлар Союзы Герое Х.Г.Гыйззәтуллин (Сибирки авылы), танк гаскәрләре генерал-лейтенанты И.Ә.Нагайбәков; генерал-майор Р.И.Нагайбәков (Шадринск шәһәре) туган.