1922 елның 6 сентябре, Кострома өлкәсенең Галич шәһәре – 2004 елның 18 июне, Казан шәһәре.

1937 елдан Галич шәһәрендә киномеханик. Бөек Ватан сугышында катнаша.

1945–1952 елларда Казан авиация заводы клубы директоры, 1952–1961 елларда Татар филармониясе, 1961–1976 елларда Татар опера һәм балет театры, 1976–1993 елларда Казан циркы директоры.

Үзе җитәкләгән коллективларның матди-техник базаларын ныгытуга, югары квалификацияле иҗади кадрлар әзерләүгә, гастрольләр географиясен киңәйтүгә зур өлеш кертә.