Эчтәлек

Төп идеясе – бер падишаһның әхлаксыз гамәлләрен хөкем итү: ул 70 яшькә җиткән картларны, тормышка яраксыз дип, үтерергә боера. Бервакыт падишаһның вәзире егеткә берсеннән-берсе катлаулы 3 бирем бирә. Егет биремнәрне зирәк акыллы әтисе ярдәме белән башкарып чыга. Бары шул чакта гына падишаһ тормышта яшьлек көче генә түгел, ә картлык тәҗрибәсе дә кирәк булганлыгына төшенә.

Әкият 1945 елда Х.Гатина тарафыннан Буа районы Иске Суыксу авылында яшәүче Әхтәм Камалетдинов сөйләгәннәрдән язып алына. Беренче тапкыр «Татар халык әкиятләре» (1950 ел) җыентыгында басылып чыга.

Әдәбият

Җамалетдинов Л. Көнкүреш әкиятләре // Татар халык иҗаты: Әкиятләр. Казань, 1981. 3 кит.                        

Автор – Ф.И.Урманчеев