Биографиясе

1924 елның 18 сентябре, Ленинград – 1997 елның 9 августы, шунда ук.

1944 елда Ленинград хореография училищесен (педагоглары А.Лопухов һәм А.Писарев) тәмамлый.

1942–1965 елларда Ленинградтагы С.М.Киров исемендәге опера һәм балет театры балет артисты, 1959 елдан педагог-репетитор. Бер үк вакытта 1952–1958 елларда Ленинград хореография училищесендә характерлы бию буенча педагог.

Иҗаты

Ул биегән партияләр арасында: Шамакай («Щелкунчик», П.И.Чайковский), Ли-Шанфу («Кызыл мәк», Р.Глиэр), Яшь чегән («Ташчәчәк», С.Прокофьев), Измаил, Этруск («Гаянэ», «Спартак», А.Хачатурян), Шайтан («Шүрәле», Ф.Яруллин) бар. Балтачиев иҗатына характерлы биюләрне тәэсирле, зәвыклы башкару хас.

Шәкертләре арасында Б.К.Гайнуллин, С.Хантимерова һ.б. бар.

Автор – В.Н.Горшков