1932 елда медицина политехникумы буларак ачыла, 1936 елдан фельдшер-акушерлык мәктәбе, 1952 елдан – хәзерге исемдә.

Укыту шәфкать туташлары эше һәм дәвалау эше белгечлекләре буенча алып барыла.

2019/2020 уку елында 282 укучы, 17 укытучы исәпләнә.

Училищены тәмамлаучылар арасында – Советлар Союзы Герое Н.Я.Якупов.