Биографиясе

1932 елның 6 гыйнвары, Әлмәт районы Әлмәт авылы – 2015 елның 23 ноябре, Казан шәһәре.

Төньяк флотта хезмәт иткәннән соң, 1958 елда Казан Зур драма театры каршындагы студиягә укырга керә.

1961–1964 елларда Республика күчмә театры труппасында, 1964 елдан Татар академия театрында. Бер үк вакытта 1996 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укыта.

Иҗаты

Башта үзенчәлекле характерлы яшь герой рольләрендә уйный (Фәйзулла – «Яшь йөрәкләр», Ф.Бурнаш; Җантай – «Гүзәлем Әсәл», Ч.Айтматов; Инсаф – «Әни килде», Ш.Хөсәенов). Актерның иҗади үзенчәлеге үткен характерлы, шул ук вакытта тирән психологик рольләр башкарганда тулырак ачыла (Ризположенский – «Агай эне, ак мыек», А.Н.Островский; Искәндәр – «Әлдермештән Әлмәндәр», Т.Миңнуллин).

Актерга хас эчке гармония, йомшак темперамент һәм зыялылык, нечкә, ягымлы юмор кайвакытта үткен сатира белән бергә кушыла, бу аңа персонаж характерының гомумиләштерелгән социаль асылын тирәнтен ачып бирергә, истә калырлык образлар тудырырга ярдәм итә. Геройларның тормышчан тышкы кыяфәте Баһмановның катлаулы эчке дөньясы белән тулыландырыла.

Төп рольләре: Саттар, Фәһим, Рәфис, Алексей, («Монда тудык, монда үстек», «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз», «Илгизәр + Вера», Т.Миңнуллин), Василий Павлович («Боз астында дулкын», Ә.Рахманкулов), Чатбаев («Ахырзаман», Ч.Айтматов), Мишка, Мөәзин («Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе», К.Тинчурин), Новожилов («Бер төн», Б.Горбатов), Шәйхеразый («Өч аршын җир», А.Гыйләҗев), Валера («Шәҗәрә», Т.Миңнуллин).

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Гыймранова Д. Ирек – илнең солтаны // Мәдәни җомга. 2002. 1 февраль.

Сафиуллин Ә. Сәхнәдә үткән тормыш // Ватаным Татарстан. 2002. 11 гыйнвар.

Гыймранова Д. Ни белән үлчәнә гомер? // Ватаным Татарстан. 2007. 12 гыйнвар.

Автор – И.И.Илялова