Эчтәлек

Иртә язда, әлеге бәйрәмгә әзерлек барышында (баштарак ул чәчү эшләренә кадәр уздырылган), Казан татарларында балаларны йола боткасы белән сыйлау гадәте булган. Өлкәннәр билгеләгән көнне шушы йоланы үтәр алдыннан балалар өйдән өйгә йөреп, төрле әйтемнәр әйтеп, хуҗалардан төрле азык-төлек җыйганнар. Болында яки тау буенда инде кардан ачылган урында зур казан асылган. Өлкән яшьтәге берничә хатын-кыз ярдәме белән бөтен авылдан җыелган ярма, сөт, майдан карга боткасы пешерелгән, йомыркаларны аерым пешергәннәр. Бәйрәм итү төрле уеннар, кызыклы ярышлар, шулай ук авыру, өлкән яшьтәге һәм ялгыз авылдашларны сыйлау белән үрелеп барган. Татарлар таралып яшәгән көнчыгыш төбәкләрдә, керәшен авылларында йола Бәрмәнчек боткасы (Кызыл тал боткасы) буларак билгеле: анда аны Олы көн (Пасха) бәйрәменә бер атна кала, Кызыл тал якшәмбесе (Вербное воскресенье) алдыннан уздырганнар. Балалар, өйдән өйгә йөреп, хуҗаларга урманда сындырып алынган кызыл тал ботаклары бүләк итәләр һәм моның өчен аларга нәрсә булса да бирәләр (гадәттә, йомыркалар); юлда очраганнарны алар, кызыклы сүзләр әйтеп, кызыл тал чыбыклары, саламнан үрелгән баулар белән сыдыргалап китәләр. Кайбер авылларда Бәрмәнчек боткасы йоласында бала-чага түгел, ә яшьләр һәм яшь ир-атлар актив катнаша. Формасы һәм эчтәлеге ягыннан йоланың бу төре Сөрән йоласына туры килә. Карга боткасы җәй коры килгәндә яңгыр яудырсын өчен дә үткәрелә.

Әдәбият

Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. К., 1995;

Уразманова Р.К. Обряды и праздники татар Поволжья и Урала (Годовой цикл. XIX — нач. XX вв.). К., 2001.                            

Автор —  Ф.Ф.Гулова