Эчтәлек

XVII йөзнең 2 нче яртысында яшәгән.

Килмөхәммәтнең сәнгатьчә бизәп язган кабер ташлары Татарстан территориясендәге Кама елгасының уңъяк ярына урнашкан һәр районда очрый. Кайчакта аларны XVII–XVIII йөзләрдәге мөселман зиратлары урыннарында табалар.

Кабер ташларының бизәлеше Казан ханлыгы һәм Касыйм ханлыгы чорыннан сакланып калган үрнәкләргә якын, ләкин аларның күләме кечкенә, буе беркадәр тәбәнәк, хәрефләрнең биеклеге ике тапкырга ким.

Эпитафия текстларында да аермалыклар бар: элегрәк кабул ителгән «фани дөньялыктан бакыйлыкка күчте» дигән башлангыч формула урынына Килмөхәммәт мәрхүмнең исемен һәм аның өчен үтенүле дога юлларын уеп яза. Башка урыннарны ул урта гасырлар традицияләренә таянып бизи. Ак таш плитәләрнең очын оста ярымтүгәрәк яки өчпочмак рәвешендә ясый; өске өлешен тирәнәйтелгән уемлау ысулында традицион матур чәчәкле үсемлек сурәте белән бизи. Бизәк һәм язулардан торган композиция рельефлы кайма белән әйләндерелә. Текст юллары арасында 3–4 см ара калдырыла. Гадәттә, текстлар 5–7 юлга урнаша һәм гарәп каллиграфиясе белән сөлес имлясында уеп языла.

Үзенең хезмәтләрен автор «Килмөхәммәт Ишман углы» дип имзалый. Ташка уеп язу остасы — хаттатның исемен беренче тапкыр 1960 елларда Һ.В.Йосыпов хезмәтендә искә ала. Соңрак Килмөхәммәт эшләгән кабер ташлары туган якны өйрәнүче М.Тарханов һәм М.И.Әхмәтҗанов тарафыннан табыла.

Әдәбият

Әхмәтҗанов М. Татар кулъязма китабы. К., 2000;

Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. М.–Л., 1960;

Ахметзянов М.И. О лексике татарских эпитафий XVII–XVIII вв. // Историко-лингвистический анализ старописьменных памятников. К., 1983.