Чын фамилиясе – Андреев.

Биографиясе

1843 елның 1 гыйнвары, Сембер шәһәре – 1888 елның 10 мае, Казан.

1862 елдан Казан университеты тарих-филология факультетының ирекле тыңлаучысы, ләкин курсны тәмамламый.

«Бурлак» пароходында капитан ярдәмчесе, соңыннан капитаны (шуннан псевдоним-кушаматы).

1868 елда Ростов-Дон шәһәрендә профессиональ сәхнәдә актер буларак чыгыш ясый, провинциаль театр труппаларында эшли.

1880 елда актер М.И.Писарев белән берлектә Мәскәүдә Пушкин исемендәге театрны оештыра (А.А.Бренко дирекциясе).

1882 елда Ф.А.Корш театрында хезмәт итә.

1883 елдан «Рус актерлары ширкәте» составында, актер һәм антрепренер буларак, Идел буе шәһәрләрендә һәм Россиянең көньягында гастрольләрдә йөри.

Берничә тапкыр (1883, 1884, 1887, 1888) Казанда чыгыш ясый.

Иҗаты

Ул уйнаган Фамусов, Репетилов («Акыллылык бәласы», А.С.Грибоедов), Расплюев («Кречинскийның туе», А.В.Сухово-Кобылин), Городничий («Ревизор», Н.В.Гоголь), Юсов, Аркашка («Төшемле урын», «Урман», А.Н.Островский), Мармеладов («Җинаять һәм җәза», Ф.М.Достоевский), Поприщин («Юләр кеше язмалары», Н.В.Гоголь) рольләрен замандашлары театр сәнгатенең күренекле вакыйгасы дип саныйлар.

Талантлы сүз остасы һәм импровизатор буларак, Андреев-Бурлак еш кына концертларда үз әсәрләрен дә укый.

Әсәрләре

На Волге: Повести и рассказы. СПб., 1881;

Сцена и жизнь: Публичные лекции. Одесса, 1886.

Әдәбият

Морозов М.М. Василий Николаевич Андреев-Бурлак. М.-Л., 1948;

Крути И. Русский театр в Казани. М., 1958.