Биографиясе

1939 елның 21 июле, Лаеш районы Яушыйк авылы – 2012 елның 22 феврале, Казан шәһәре.

Кече театр каршындагы М.С.Щепкин исемендәге Югары театр училищесенең Татар студиясен тәмамлаганнан соң (Мәскәү, 1961), Татар академия театры труппасына кабул ителә.

Иҗаты

Иҗатында психологизмны татар театры традицияләре белән органик рәвештә кушу нәтиҗәсендә тышкы кыяфәте белән үзенчәлекле, ышандырырлык, тормышчан, колоритлы образлар тудыруга ирешә. Актрисага аеруча халыкчан характерлы, гади, саф күңелле, эчкерсез, үз-үзен корбан итәргә әзер торучы хатын-кыз образлары якын.

Төп рольләре: Биби («Беренче театр», Г.Камал), Розалия («Соңгы хат», Х.Вахит), Мәйсәрә, Фатыйма, Шәмси («Американ», «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе», К.Тинчурин), Эльмира, Алтынчәч («Дуслар җыелган җирдә», «Әниләр һәм бәбиләр», Т.Миңнуллин), Җәмилә («Бәхетсез егет», Г.Камал), Фатыйма («Өчәү юлга чыктык», Р.Батулла), Софья («Бер төн», Б.Л.Горбатов), Липочка («Агай-эне – ак мыек», А.Н.Островский), Абруй («Мәхәббәт турында сөйләшик», И.Зәйниев), Фирая («Галиябану – сылуым иркәм», Т.Миңнуллин, 2005).