РСФСР мәдәният министрының 1959 ел 20 апрель боерыгы белән кабул ителә; 1959 елның 25 маенда РСФСР Мәдәният министрлыгы тарафыннан расланган «Һәвәскәрләрнең үзешчән драма театры турында» һәм 1961 елның 9 гыйнварында ВЦСПС секретариаты тарафыннан расланган «Халык үзешчән профсоюзлар театрлары турында» нигезләмәләре белән регламентлаштырыла. Аннан соңгы елларда бу документларга өстәмәләр һәм төгәллекләр кертелә (СССР Мәдәният министрлыгының 1990 ел 29 март боерыгы).

Хәзерге вакытта ТРда халык театры статусы ТР Мәдәният министрлыгы коллегиясе тарафыннан 2000 елның 29 декабрендә расланган «ТР Мәдәният министрлыгы системасының мәдәни-агарту учреждениеләрендә үзешчән халык коллективы турында үрнәк нигезләмә» нигезендә регламентлаштырыла.

Халык театры статусы даими башкаручылар составы, репертуары, күпьеллык эш тәҗрибәсе, иҗади башкару эшчәнлегендә югары сәнгати дәрәҗәгә ирешкән, шулай ук үзенең катнашучылары арасында даими рәвештә укыту-һөнәри эшчәнлек һәм халык арасында актив тәрбия эше алып барган һәвәскәр театр коллективына ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан үзешчән сәнгать коллективларының республика смотрлары нәтиҗәләреннән чыгып, район һәм шәһәр хакимиятләре тәкъдиме белән һәм Нигезләмә таләпләрен исәпкә алып бирелә.

Халык театры статусы алган коллектив штатында — режиссёр, рәссам, музыкаль халык театры составында — дирижёр, аккомпаниатор, балетмейстер булу каралган.

Халык театры үз статусын 3 елга 1 тапкыр раслый һәм смотр комиссиясе карары нигезендә бу исемнән мәхрүм ителергә мөмкин.

Татарстанда әлеге исемгә лаек булган беренче коллективлар — Чистай рус халык театры (1959, җитәкчесе Ц.М.Могилевская) һәм Алабуга татар халык театры (1959, җитәкчесе Л.Г.Сәйфуллина). Аннан соңгы елларда халык театры статусын Чаллы (1962), Азнакай (1965), Әтнә (1966), Нурлат (1968) татар театрлары, Чистай музыкаль татар театры (1979), Казанның профсоюзлар системасына караган берничә коллектив ала. Эшләү дәверендә халык театры коллективлары (кайберләре 1918 елдан үк оешкан — Олы Әтнә авылында, Чаллы шәһәрендә) татар һәм дөнья классик әдәбияты, шулай ук хәзерге драматургларның әсәрләреннән торган зур репертуар туплыйлар. ТАССРның 10 еллыгы исемендәге мәдәният йортында (Казан) татар музыкаль театр коллективы тарафыннан Т.Гыйззәтнең «Башмагым» (Җ.Фәйзи музыкасы) комедиясе буенча куелган спектакль зур вакыйгага әверелә. 1957 елда коллектив Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашу өчен чакырып алына. «Разлом» (Б.А.Лавренёв; Чистай халык театры), «Чаткылар» (Т.Гыйззәт; Алабуга халык театры), «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), «Ялкын» (Т.Гыйззәт) (икесе дә — Чаллы халык театры), «Банкрот» (Г.Камал; Әтнә халык театры; хәзер дәүләт театры), «Татар хатыны ниләр күрми» (Г.Ибраһимов; Әтнә халык театры), «Тормыш бусагасында» (С.Шәкүров; Нурлат халык театры), «Миңлекамал» (М.Әмир; Баулы халык театры), «Тамырлар» (Ю.Әминев; М.Урицкий исемендәге мәдәният йортының халык театры, Казан) һ.б. спектакльләр югары башкарылу осталыгы белән аерылып тора.

Халык театрыларының җитәкчеләре булып профессиональ театрларның актёрлары һәм режиссёрлары эшли. Алар арасында ТАССРның һәм РФнең халык артисты Ю.С.Федотов, ТАССРның халык артисты Һ.И.Солтанов, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе С.Е.Ярмолинец, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Р.Ә.Бикчәнтәев, ТАССРның атказанган артистлары Б.В.Лохин, Б.П.Шамин, А.В.Люлюкин, В.А.Истомин, Б.З.Роскин, халык театрларының элекке үзешчән актёрлары, шул исәптән ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган актёрлардан К.З.Саттаров, Г.Х.Мәрданов, Г.М.Бакунина, Г.Ш.Ялалов, М.Г.Әлиуллина, Н.Ф.Йосыпов, Р.С.Сәләхетдинов, С.И.Мурзина, В.А.Закиров, В.Г.Муллахмәтова, И.М.Хаҗиев, Н.А.Зотеева һ.б. бар.

Халык театрылары телне, милли мәдәниятне саклау һәм үстерүдә, халыкны тәрбияләү эшендә мәдәни-эстетик бурычларны хәл итүдә зур роль уйныйлар, Татарстанның мәдәни тормышында мөһим урын алып торалар.

2017 елга ТРда 145 халык театры исәпләнә: 104 татар, 37 рус, 3 чуаш һәм 1 удмурт театрлары.

Автор — Ю.А.Благов