1966 елда, нигездә, Казан консерваториясен тәмамлаучылардан оеша.

Оештыручысы һәм беренче сәнгать җитәкчесе — Н.Рахлин (1966–1978 еллар), аннан соңгы елларда оркестр белән Р.Салаватов (1979–1985 еллар), Ф.Мансуров (1986–2010 еллар), 2010 елдан А.Сладковский җитәкчелек итә.

Оркестр белән дирижёрлар Р.Мартынов, С.Калагин, И.Коциньш, Р.Скуратов, Р.Җәләй һәм башкалар эшли. Коллектив танылган солистлар һәм дирижёрлар белән даими хезмәттәшлек итә.

Музыкантлар арасында – Татарстан Республикасының халык артистлары Г.Крушельницкий (скрипка), А.Гыйльфанов (кларнет), Г.Ройтфарб (тромбон), Ю.Самарский (валторна), Р.Гайсин (флейта), В.Казанцев (гобой).

Оркестрның концерт программаларында Н.Петров, В.Виардо, И.Ойстрах, В.Третьяков, М.Плетнёв, О.Каган, В.Спиваков, Л.Берман, Д.Шафран, М.Ростропович, Э.Вирсаладзе, Н.Гутман, В.Репин, И.Архипова, М.Биешу һәм башкалар чыгыш ясый.

Репертуарын иң яхшы Көнбатыш Европа һәм рус симфонизмы әсәрләре, шулай ук хәзерге заман композиторларының музыкаль әсәрләре тәшкил итә.

Музыкантлар татар симфоник музыкасын актив пропагандалый.

Коллективның концерт эшчәнлегендә абонемент концерт цикллары (шул исәптән балалар һәм яшүсмерләр өчен дә) аерым игътибарга лаек.

Югары профессиональлек, эчтәлекнең тирән ачылышы, тәэсирлелек, күзгә бәрелеп торган образлылык, төсмерләр байлыгы, башкарыла торган әсәрләрнең сәнгатьчә югарылыкта бирелеше коллективның иҗат йөзен билгели.

Оркестр тарафыннан оештырылган халыкара «Рахлин сезоннары» («Рахлинские сезоны»), «Ак сирень» («Белая сирень»), «Казан көзе» («Казанская осень»), «Конкордия», «Денис Мацуев дуслары янында» («Денис Мацуев у друзей») музыка фестивальләре Татарстан һәм Россиянең мәдәни тормышында иң истәлекле вакыйгалар буларак кабул ителә. Ул шулай ук музыка мәктәпләрендә һәм консерваторияләрендә белем алучы сәләтле яшьләр өчен — «Республика казанышлары» проектын, гарип һәм каты авыру балалар өчен «Музыка белән дәвалану» («Исцеление музыкой») циклын оештыра.

Оркестр еш кына П.И.Чайковский (Воткинск шәһәре), М.И.Глинка исемендәге (Смоленск шәһәре), «Болдино көзе» («Болдинская осень», Түбән Новгород шәһәре), «Ак төннәр» («Белые ночи», Санкт-Петербург), «Европа-Азия» (Казан) музыка фестивальләрендә катнаша.

Мәскәүнең иң яхшы концерт залларында даими рәвештә иҗади хисап тота.

2014, 2015 елларда Петербург абонементы кысаларында Мария театрының концерт залында чыгыш ясый.

Бөтенроссия (1975, 1984 еллар), Бөтенсоюз (1977 еллар) конкурслары лауреаты.