Эчтәлек

Төсле музыка нигезендә «гадәттән тыш әсәр» (А.Н.Скрябин билгеләмәсе буенча) романтик идеясе ята, аны кабул иткәндә барлык хис-кичерешләр дә синестезия эффектына берләшә. Төсле музыка үсешендә А.Н.Скрябин тарафыннан үзенең «Прометей» (1910) симфоник поэмасын башкару өчен уйлап табылган махсус яктылык төсләре рәте зур роль уйный. Төсле музыка техник комплексның вакыт белән исәпләнә торган фәзалы сәнгатьләренә, тәэсирле, интонацион чаралар классына карый. Төсле музыканы шартлы рәвештә «инструменталь төсләр хореографиясе» яки «күзләр өчен музыка» дип атыйлар.

Төсле музыка казанышлары күпчелек өлкәләрдә, шул исәптән туризм индустриясендә (борынгы архитектура истәлекләре янында «аваз һәм төс» спектакльләре), театрда, поп-музыка концертларында файдаланыла. Бу планда үзенең аудиовизуаль объектлары һәм инвайронментлары төзелешен даими катлауландырып торучы кинетизм аеруча актив.

1960 елларның икенче яртысыннан илдә төсле музыка аппаратурасын эшләү һәм төсле музыканың психологик, эстетик һәм педагогик проблемаларын фәнни өйрәнүнең танылган үзәге булып Казан «Прометей» фәнни-тикшеренү институты тора.

Әдәбият

Галеев Б.М. Светомузыка: Становление и сущность нового искусства. Казань, 1976.

Светомузыка, синестезия, цветной слух: Аннот. библиогр. указ. (1742–2002). Казань, 2007.

Автор – Б.М.Галиев