Биографиясе

1939 елның 24 ноябре, Фрунзе шәһәре – 1987 елның 16 марты, Мәскәү; Ташкентта җирләнгән.

1962 елда Ташкент консерваториясен (Б.Зейдман классы) тәмамлый, 1968 елгакадәр шунда ук укытучы булып эшли.

Иҗаты

Төп әсәрләре: У.Шекспир әсәре буенча «Уникенче төн» музыкаль комедиясе (1969), В.В.Маяковский поэмасы буенча «Ленин» ораториясе (1964), симфонияләр, фортепиано өчен концерт (1965), скрипка һәм оркестр өчен концерт (1968); камера-инструменталь әсәрләр, хор әсәрләре, җырлар, кинофильмнарга музыка.

Бүләкләре

Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1983).