Биографиясе

1914 елның 28 феврале, Казан губернасы, Мамадыш өязе Байлар Сабасы авылы – 1993 елның 24 сентябре, Казан.

Казан музыка училищесен (1940, В.Виноградовта), Казан консерваториясен (1950, А.Леманда) тәмамлый.

Бөек Ватан сугышында катнаша. 1950–1951 елларда Казан музыка училищесе укытучысы, 1968–1973 елларда һәм 1978–1981 елларда Татарстан китап нәшриятында музыкаль әдәбият редакторы.

Иҗаты

Х.Вәлиуллин иҗатында опера жанры үзәк урынны алып тора. Лирик-психологик рухтагы «Самат» операсы (Х.Вахит либреттосы) татар опера сәхнәсендә шул заман темаларын чагылдырган, музыкаль театр өчен иң уңышлы әсәрләрдән санала. Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында (1957) операның беренче редакциясе зур уңыш белән күрсәтелә; икенче редакциясе музыкаль драматургиянең тирәнлеге һәм бөтенлеге, музыкаль яңгырашны симфонияләштерү тенденциясе белән үзенчәлекле. «Самат» (икенче редакциясе, 1977) операсында композитор талантының иң көчле яклары – тирән лиризм, музыка теленең халык җырларына нигезләнүе, көйләрнең интонацион һәм ритмик байлыгы чагылыш таба.

Х.Вәлиуллин татар җыр музыка үсешенә зур өлеш кертә. Аның Г.Тукай, М.Җәлил, Ә.Ерикәй, Х.Вахит, С.Хәким, Р.Фәйзуллин һәм башкаларның шигырьләренә язылган җырларына һәм романсларына темалар байлыгы һәм ачык яңгырашлы көйләр хас.

Төп әсәрләре – «Дим буенда» (1965) операсы, «Туган як» (1970) кантатасы, камера-инструменталь әсәрләр, җырлар һәм романслар, драма спектакльләренә музыка һ.б.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендә Дәүләт бүләге лауреаты (1989).

Әдәбият

Фәйзуллаева М. Х.Вәлиуллин иҗаты // Казан утлары. 1983. № 3.

Хайруллина З. Хуснулла Валиуллович Валиуллин // Композиторы Советского Татарстана. Казань, 1957.

Файзи Дж. Х.Валиуллин // Советская музыка. 1964. № 2.

Бернанд Г., Ямпольский И. Валиуллин Хуснулла Валиуллович // Советские композиторы и музыковеды. М., 1978. Т.1.

Бикчурина Ф. Хуснулла Валиуллин // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1986.