Биографиясе

1915 елның 23 апреле, хәзерге Башкортстан Республикасының Благовар районы Иске Әмир авылы – 1982 елның 31 марты, Таҗикстан ССРның Турсунзадә шәһәре.

БАССР һәм Таҗикстан ССР төзелешләрендә эшли.

1941 елдан Кызыл Армия сафларында.

1942 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 60 нчы гвардия кавалерия полкында станоклы пулемёт командиры (61 нче армиянең 7 нче гвардия кавалерия корпусы 16 нчы кавалерия дивизиясе).

Брянск, Көнбатыш, Үзәк, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия, 1 нче һәм 3 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Белёвтан көньяктарак (хәзер Тула өлкәсендә) барган сугышларда (1942–1943 еллар), Орёл, Чернигов-Припять (икесе дә 1943 ел), Белоруссия (1944 ел), Варшава-Познань һәм Берлин (икесе дә 1945 ел) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1943 елның 28-29 сентябрендә Днепрның аръягында Вялье һәм Талки авыллары (Белоруссия ССР, Гомель өлкәсе Брагинск районы) тирәсендәге сугышта батырлык күрсәтә: яуланган плацдармда дошманның контрһөҗүмнәрен кайтаруда катнаша.

Сугыштан соң Регар шәһәрендә (хәзер Турсунзадә) эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Турсунзадә шәһәрендә бер мәктәп Б.Р.Дәүләтов исемен йөртә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000;

Навечно в сердце народном. Минск, 1984;

Сечкина Л.П. Твои Герои, Таджикистан. Душ., 1985;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

Автор –М.З.Хәбибуллин