- РУС
- ТАТ
композитор, скрипкачы, дирижёр, музыка-җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1940)
1888 елның 26 марты, Оренбург шәһәре – 1956 елның 2 гыйнвары, Уфа шәһәре.
Хәзерге башкорт профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе.
Беренче башкорт операсы, симфония һәм инструменталь әсәрләр авторы.
РСФСР Композиторлар берлегенең Башкорт бүлеген оештыра һәм аның беренче рәисе (1940–1948).
1914–1917 елларда Оренбург татар җәмгыятенең хәйрия музыка мәктәбендә скрипкада уйнарга өйрәнә.
1917–1919 елларда җыр укытучысы, 1919–1920 елларда хәрби капельмейстер булып эшли, 1920–1921 елларда Оренбургта Шәрекъ музыка мәктәбендә скрипка һәм хор класслары алып бара.
1921–1922 елларда Эстәрлетамак һәм 1930–1932 елларда Казан милли драма театрлары оркестрларында скрипкачы булып эшли.
1932 елдан Уфа Башкорт драма театрында музыка бүлеге мөдире һәм дирижёр.
Вәлиевнең иҗатында хор әсәрләре (шул исәптән башкорт халык көйләренә эшкәртмәләр), драма спектакльләренә музыка, татар һәм башкорт шагыйрьләренең шигырьләренә язылган җырлар зур урын алып тора.
Популярлык алган җырлары: «Ак каен» (Ә.Ерикәй шигыре), «Матур Өфө каласы» (К.Даян шигыре), «Галимә җыры» (Г.Әмири шигыре). Вәлиев – беренче башкорт операсы «Сакмар»ның (С.Мифтаховның шул исемдәге әсәре нигезендә, 1940; яңа редакциясе «Айсылу», Н.И.Пейко белән автордаш, 1943), шулай ук симфоник («Башкорт увертюрасы», «Салават» сюитасы), камера-инструменталь (кыллы квартет, фортепиано, скрипка, виолончель өчен пьесалар) һ.б. әсәрләр авторы.
Вәлиев иҗат иткән әсәрләргә матур аһәң, бай моң, халык җырлары белән бәйләнеш хас.
«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә (1955).
Композиторы Башкирии. М., 1955.
Валеев Масалим Мушарапович // Музыкальная энцикл. М., 1973. Т. 1.
Атанова Л. Масалим Валеев. Уфа, 1979.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.