Биографиясе

1927 елның 24 гыйнвары, Казан шәһәре – 2010 елның 11 августы, шунда ук.

1950 елда Казан консерваториясен (К.Цветов классы) тәмамлый.

1950–1979 елларда Татар опера һәм балет театры солисты, бер үк вакытта, 1975 елдан, Казан консерваториясендә укыта (1987 елдан профессор).

Иҗаты

Г.И.Сәйфуллина Наталья ролендә («Тын Дон», И.И. Дзержинский)

Недда («Шамакайлар», Р.Леонкавалло), Чио-Чио-сан (шул исемдәге әсәр буенча, Дж. Пуччини), Маженка («Сатып җибәрелгән кәләш», Б.Сметана), Татьяна, Лиза («Евгений Онегин», «Пики дамасы», П.Чайковский), Микаэль («Кармен», Ж.Бизе), Купава («Кар кызы», Н.Римский-Корсаков), Катерина («Катерина Измайлова», Д.Шостакович), Настя («Тарас гаиләсе», Д.Кабалевский), Рәйхана, Аембикә («Качкын», «Түләк һәм Сусылу», Н.Җиһанов), Әлфия («Самат», Х.Вәлиуллин), Бибисара («Җиһангир», Р.Гобәйдуллин), Галия («Тапшырылмаган хатлар», Җ.Фәйзи) һ.б. партияләрне башкара.

Концерт эшчәнлеге алып бара.

Г.И.Сәйфуллина, камера җырчысы буларак, Ф.Шубертның «Кышкы юл» («Зимний путь») циклын аеруча уңышлы башкара. Көчле, тигез яңгырашлы тавышка ия, сәхнәдә төрле пландагы образлар тудыра; теге яки бу әсәрнең эчтәлегенә тирәнтен төшенеп, ихлас күңелдән тәэсирле башкаруы белән аерылып тора.

Г.И.Сәйфуллинаның камера җыры классы буенча укучылары арасында В.Ганиева, Г.Ибушев, К.Хәйретдинова, М.Якупов, А.Фәйзрахманов, Р.Маликов һ.б. бар.

Әдәбият

Народные артисты. Казань, 1980.