Биографиясе

1908 елның 28 июне, Киев — 1972 елның 13 июне, Ленинград.

1931 елда Ленинград консерваториясен (А.Гаук классы) тәмамлый.

1931–1937, 1945–1949 елларда — Ленинград Кече опера театры, 1937–1945 елларда — С.М.Киров исемендәге Ленинград академия опера һәм балет театры дирижёры (беренче булып А.Крейнның «Лауренсия» (1939) һәм С.Прокофьевның «Ромео һәм Джульетта» (1940) балетларын куя), бер үк вакытта, 1940–1941 елларда, Ленинград консерваториясенең Опера студиясе музыка җитәкчесе һәм дирижёры.

1956–1958 елларда — Горький опера һәм балет театры, 1958–1960 елларда Петрозаводск музыкаль драма театры баш дирижёры.

1935 елдан симфоник дирижёр буларак чыгыш ясый: СССР шәһәрләрендә концерт эшчәнлеге алып бара.

1951–1955, 1961–1966 елларда Татар опера һәм балет театрында баш дирижёр. Казанда Шерман җитәкчелегендә «Катерина Измайлова» операсы (Д.Шостакович), «Башмагым» музыкаль комедиясе (Җ.Фәйзи) һ.б.; беренче тапкыр Н.Җиһановның «Намус» (1953) һәм «Җиңү юлы» (2 нче редакциясе — «Илдар» операсы, 1954) опералары куела.

1938 елдан Ленинград, Казан, Горький консерваторияләрендә укыта. Укучылары арасында О.Л.Лундстрем, А.З.Монасыйпов, М.Эрмлер һ.б. бар.

Әдәбият   

Дирижёр И.Э.Шерман: Статьи, письма, воспоминания // Из фондов Кабинета рукописей РИИИ. 2002. Вып. 3.