Биографиясе

1956 елның 1 гыйнварында Апас районы Чүри-Бураш авылында туган.

1986 елда Казан консерваториясен (З.Хисмәтуллина классы) тәмамлый.

1981 елдан ТАССРның Дәүләт Җыр һәм бию ансамбле артисты, 1987 елдан Татар опера һәм балет театры солист-вокалисты, 1990 елдан Татар филармониясе солисты, 1995 елдан Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге солисты.

Иҗаты

Татар вокал сәнгатенең күренекле җырчыларыннан берсе. Яхшы тавышка, югары башкару культурасына, зур осталыкка, сәхнә мөлаемлыгына ия. Ф.А.Сәләховның җентекле сайланган репертуарына милли классиканың иң яхшы үрнәкләре һәм әйдәп баручы хәзерге композиторларның әсәрләре керә. Татарстан Республикасы композиторларының иҗатын пропагандалауда актив катнаша. Россия шәһәрләрендә, БДБ илләрендә, чит илләрдә чыгышлар ясый; аның башкаруындагы җырлар радио һәм телевидениедән трансляцияләнә. Р.Ваһапов исемендәге 4 нче Халыкара татар җыры фестивале режиссеры (2007).

Халыкара «Татар җыры – 91» конкурсы, Халыкара дөнья халыклары җырлары конкурслары (Тунис, 1997) лауреаты; «Поющая Россия» конкурсы дипломанты (1995).