Биографиясе

1951 елның 27 апрелендә Ворошилов районы, хәзер Сарман районы Салих-Тукай авылында туган.

Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы (1983). Х.А.Бигичев хатыны.

1977 елда Казан консерваториясен (З.Хисмәтуллина классы) тәмамлый.

1977 елдан Татар опера һәм балет театрының концерт төркеме, 1984 елдан Татар филармониясе, 1993 елдан Башкорт опера һәм балет театры концерт төркеме, 1996–1999 елларда «Казан» милли мәдәният үзәге каршындагы «Идел» концерт-филармония берләшмәсе солисты.

1993–1999 елларда Казан консерваториясендә укыта. Хәзерге заманча вокал сәнгатенең иң күренекле вәкилләреннән берсе. Бай репертуарына татар һәм башкорт халык җырлары, татар композиторларының вокаль әсәрләре, Россия халыклары җырлары керә.

З.К.Сәхәбиеваның татар халык традицияләренә нигезләнгән үзенә генә хас башкару стиле, эчкерсез, ягымлы тавышы бигрәк тә лирик әсәрләрдә сокландыра. Радио һәм телевидениедә чыгышлар ясый, Россия шәһәрләрендә, чит илләрдә (Төркия, Финляндия һ.б.) гастрольләрдә йөри. Җырлар авторы. Үзенең соло программаларының язмалары белән дисклар чыгара, концертлар оештыра, ире Х.Бигичевның иҗади мирасын саклау һәм пропагандалауга зур көч куя. «Хәйдәр Бигичев: альбом, истәлекләр» (2010) җыентыгының төзүчесе, «Пәйгамбәрләр эзенә тамды яшьләрем…» (2012), «Җырлы гомер  – гамьле гомер» (2016) китапларының авторы.

Әдәбият

Зәйнашева Г. Шифалы тавыш // Азат хатын. 1990. № 10.

Автор – Ф.Ш.Салитова