Биографиясе

1955 елның 5 декабрендә Уфа шәһәрендә туган.

1980 елда Уфа сәнгать институтын композиция буенча (Е.Земцов классы) тәмамлый.

1983 елдан Башкорт опера һәм балет театры дирижеры.

1992 елдан Башкортстан Республикасы Композиторлар берлеге идарәсе рәисе, 2012 елдан Башкорт дәүләт опера һәм балет театрын җитәкли. Р.Н.Сабитов, башлыча, игътибарын симфоник һәм камера музыкасына бирә.

Әсәрләре

Оркестр белән скрипка өчен концерт (1980 ел); Соло гобой белән кыллы оркестр өчен концерт (1984 ел); Симфоник күренешләр (1992 ел); К.Хитомара һәм О.Якимото шигырьләренә «Япон поэзиясеннән» хор циклы (1978 ел); С.Маршак шигырьләре һәм рус халык текстларына балалар хоры өчен «Балалар» миниатюралары (1985 ел); кыллы оркестр һәм бәрмә уен кораллары өчен «Әткәй истәлегенә» поэмасы (1987 ел); кыллы ике квартет (1978 ел, 1992 ел): «Г.Лорка шигырьләренә биш романс» вокаль циклы (1976 ел) һ.б.

Башкортстан Республикасының С.Юлаев исемендәге Дәүләт бүләге (2010 ел), Д.Д.Шостакович исемендәге Россия композиторлар берлеге бүләге (2012 ел) лауреаты.