Биографиясе

1901 елның 20 ноябре, Казан шәһәре – 1990 елның 8 феврале, шунда ук.

1929 елда Казан шәрык музыка техникумын вокал буенча (Е.Ковелькова классы) тәмамлый.

1928–1934 елларда Татарстан радиосы солисты һәм музыкаль редакторы була. Бу чорда Рахманкулова Татарстан композиторларының әсәрләрен һәм татар халык җырларын пропагандалауга зур өлеш кертә, яшь башкаручыларны концерт эшчәнлегенә җәлеп итәргә, республикада музыка-агарту эшен үстерүгә булыша.

1930 елда Мәскәүдә Милли театрлар олимпиадасында катнаша, анда үзенең беренче грампластинкасын яздыра.

1934–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә вокал (Е.Петренко классы) һәм композиция буенча (Г.Литинский классы) укый.

Композиторлар берлеге әгъзасы (1940 ел).

1939–1960 елларда Татар опера һәм балет театры солисты. Европа һәм рус классик опералары репертуарындагы төп меццо-сопрано партияләрен: Азучена («Трубадур», Дж.Верди), Кармен (шул исемдәге опера, Ж.Бизе), Няня, Графиня, Любовь («Евгений Онегин», «Пики дамасы», «Мазепа», П.Чайковский) һ.б.ны башкара.

Иҗаты

М.М. Рахманкулова Җиһан ролендә («Башмагым», Җ. Фәйзи)

Татар композиторларының опералары һәм музыкаль комедияләрендәге Тугзак, Сабира, Әминә («Алтынчәч», «Илдар», «Намус», Н.Җиһанов), Бәдига («Галиябану», М.Мозаффаров), Җиһан («Башмагым», Җ.Фәйзи) һ.б. партияләрне беренче башкаручы.

Опера сәхнәсендә истә калырлык төрледән-төрле образлар (трагик образлардан алып комик образларга кадәр) галереясын тудыра. Актив концерт эшчәнлеге алып бара.

Җырчының зур һәм төрле пландагы концерт репертуары Көнбатыш Европа, рус һәм совет композиторларының вокаль әсәрләрен, революцион һәм халык җырларын үз эченә ала. М. Рахманкулова татар халык җырларын (бигрәк тә борынгы көйләрне), Татарстан композиторларының вокаль музыкасын үтә нечкә интерпретацияләве белән аеруча таныла.

Җырчы буларак, Рахманкулованың үзенчәлекле иҗади йөзе милли вокаль башкару үзгәлеге һәм академик җырлау осталыгы белән аерылып тора.

Аның тавышына диапазон киңлеге, яңгыраш күләме, йомшак һәм колоритлы тембр хас. Башкаручы эчке кичерешләрне һәм әсәрнең эчтәлеген төгәл бирә, төрле төсмерләрне чагылдыра ала.

Симфоник оркестр өчен әсәрләр, җырлар, драма спектакльләренә, радиоспектакльләргә музыка, татар һәм башкорт халык җырларына эшкәртмәләр авторы.

М.М. Рахманкулова Яз ролендә («Кар кызы», Н. Римский-Корсаков)

Бүләкләре

М.М. Рахманкулова Тугзак ролендә («Алтынчәч», Н. Җиһанов)

Ленин ордены, «Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Народные артисты. Казань, 1980.

Мәрьям Рахманкулова җырлый. Казан, 1984.

Хайруллина З.Ш. Марьям Рахманкулова // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. К., 1986.