Биографиясе

1954 елның 26 апрелендә Саратов өлкәсенең Татищев районы Идолга авылында туа.

1980 елда Красноярск сәнгать институтын вокал буенча (профессор Е.Иоффель классы) тәмамлый.

1980–1984 елларда — Коми Республикасы (Сыктывкар) Музыкаль театры, 1984–1991 елларда Татар опера һәм балет театры, 1992 елдан Мария опера һәм балет театры (Санкт-Петербург) солисты.

Иҗаты

Вокал белән беррәттән зур актёрлык осталыгы, катлаулы образны ачу, көчле театральлек һәм темперамент таләп ителә торган героик, фаҗигале пландагы партияләрне башкара. Җырчыга образларны фәлсәфи яктан ачу, төгәл пластика, форманы сизү хисе, идеаль вокаль техника хас.

Путилин сирәк очрый торган, көчле һәм обертоннарга бай тавышка ия. Репертуары 60 елдан артык партияне: Фигаро («Фигароның туе», В.А.Моцарт), Набукко, Риголетто, Жермон, король Филипп, Амонасро, Яго («Набукко», «Риголетто», «Травиата», «Дон Карлос», «Аида», «Отелло», Дж. Верди), Голландец, Клингзор («Оча торган голландец», «Парсифаль», Р.Вагнер), Валентин («Фауст», Ш.Гуно), Эскамильо («Кармен», Ж.Бизе), Барон Скарпиа («Тоска», Дж.Пуччини), Князь Игорь Святославович («Князь Игорь», А.Бородин), Борис Годунов (шул исемендәге опера, М.Мусоргский), Мизгирь, Григорий Грязной («Кар кызы», «Патша кәләше», Н.Римский-Корсаков), Онегин, Мазепа, Елецкий һәм Томский («Евгений Онегин», «Мазепа», «Пики дамасы», П.Чайковский) һ.б.ны үз эченә ала.

Җырчының концерт репертуарында рус һәм Европа композиторларының вокаль камера музыкасы киң урын алып тора.

Күренекле җырчылар һәм дирижёрлар белән дөньяның иң зур «Метрополитен-Опера» (Нью-Йорк шәһәре), «Ла Скала» (Милан), «Ковент-Гарден» (Лондон), «Опера Бастий» (Париж), «Гамбург операсы» сәхнәләрендә даими чыгышлар ясый. Соло концерт программалары белән гастрольләрдә була, Казанда еш чыгыш ясый.

Бүләкләре

Вокалистларның Халыкара (София, Болгария, 1988), Казанда Ф.И.Шаляпин исемендәге 1 нче халыкара вокалистлар (1989) конкурслары лауреаты.

РФнең Дәүләт бүләге лауреаты (1998).

Әдәбият   

Николай Путилин. Шедевры оперного репертуара: Для баритона в сопровождении фортепиано. СПб., 2004. 

Автор — Ф.Ш.Салитова