1917–1918 елларда Казан губернасында эшли.

Казан хәрби округы мөселман гаскәрләренең 1917 елның 30 октябрь — 21 ноябрендә Казанда үткән 1 нче корылтаенда оештырыла. Аның составына 35 әгъза сайлана.

Рәисе — Х.Сафиуллин, рәис урынбасары — Я.Җ.Чанышев, сәркәтибе — К.Л.Якубов.

Мөселман хәрби частьләрен туплау, татар һәм башкорт солдатларын өйрәтү һәм тәрбияләү, аларны Бөтенроссия Учредительләр җыенына сайлауларда катнашуга әзерләү белән шөгыльләнә.

РСФСР Милләт эшләре халык комис-тының 1918 ел, 24 март Декреты белән бетерелә.

Автор – И.Г.Гыйззәтуллин