Эчтәлек

Биографиясе

1946 елның 16 июне, Ленинград шәһәре — 2004 елның 9 ноябре, Ростов-Дон шәһәре, Санкт-Петербургта җирләнә.

Ленинград (1965) һәм Мәскәү (1975) консерваторияләрен тәмамлый.

1975 елдан Татар филармониясе симфоник оркестры дирижёры.

1978 елдан Санкт-Петербургта (1984–1985 елларда В.В.Андреев исемендәге рус халык оркестры баш дирижёры).

1986 елдан Санкт-Петербург академия  симфоник оркестры баш дирижёры һәм сәнгать җитәкчесе, бер үк вакытта, 1992 елдан, Ростов-Дон шәһәре филармониясенең академия симфоник оркестры җитәкчесе.

Мартыновның репертуарында классик һәм шулай ук хәзерге заман музыкасы зур урын тота. Әсәрләре аның тарафыннан башкарылган композиторлар Мартыновны иҗатларының сизгер һәм күтәренке рухтагы интерпретаторы буларак бәялиләр.

Дирижёрларның Бөтенсоюз конкурсы лауреаты (1983).