- РУС
- ТАТ
Җырчы (баритон), драма артисты
1897 елның 6 (18) феврале, Оренбург шәһәре –1956 елның 9 феврале, Казан.
1927 елга кадәр Оренбург, Әстерхан, Урта Азия шәһәрләренең татар театрларында чыгышлар ясый. 1927–1933 елларда Татар академия театрында эшли. Музыкаль драма репертуарындагы рольләрне аеруча уңышлы башкара.
1938 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясен тәмамлый.
1938–1948 елларда Татар опера һәм балет театры солисты, 1948–1956 елларда ТАССР Җыр һәм бию ансамбле солисты. Концерт программаларын оештыручы һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли.
Булат, Солдат («Качкын», «Ирек», Н.Җиһанов), Вафа («Башмагым», Җ.Фәйзи) һ.б. опера партияләрен һәм татар, башкорт халык көйләрен, татар композиторлары (С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин, Ф.Яруллин һ.б.) җырларын башкара.
Көчле, матур тавышка ия Ф. Маннаповның иҗади эшчәнлегенә драматик һәм вокаль сәләтнең табигый берләшүе хас.
СССР шәһәрләрендә гастрольләрдә була.
Авторы – Ф.Ш.Салитова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.