Биографиясе

1928 елның 28 декабре, Симферополь шеһәре – 2015 елның 24 сентябре, шунда ук.

1962 елда Казан консерваториясен тәмамлый.

1961–1967 елларда ТАССРның Җыр һәм бию ансамблендә хормейстер, 1967–1970 елларда баш хормейстер.

1970 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укыта (1998 елга кадәр хор дирижёрлыгы кафедрасы мөдире, 1987 елдан профессор).

Иҗаты

Котдусов җитәкчелегендә эшләгән хор коллективлары төрле классик, рус һәм чит ил хор репертуарларын (Ф.Гайдн, Ф.Шуберт, Р.Вагнер, Дж. Верди, М.Равель, Дж.Гершвин, Д.Шостакович, А.Шнитке һ.б.) югары дәрәҗәдә профессиональ һәм сәнгатьчә башкару белән аерылып тора.

Котдусов татар хор музыкасын («Зиләйлүк», «Гөлҗамал», «Сакмар» татар халык җырлары эшкәртмәләре; Б.Мөлековның «Казан» ораториясе, И.Якуповның «Анчар» кантатасы һ.б.) пропагандалауга зур өлеш кертә. Россия шәһәрләре коллективларында хор дирижёры буларак чыгышлар ясый.

1998 елдан Кырым дәүләт индустриаль-педагогика университетының музыкаль тәрбия кафедрасы мөдире. Кырым татарларының музыка сәнгатен пропагандалау буенча актив эш алып бара. Хор әсәрләре җыентыкларын төзүче, хор өчен язылган әсәрләр авторы.

Автор – Ф.Ш.Салитова