Биографиясе

1905 елның 21 мае, Уральск шәһәре — 1993 елның 16 мае, Казан. 

1932 елда Татар сәнгать техникумын вокал буенча (Е.Ковелькова классы), 1938 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясен (Д.Белявская классы) тәмамлый.

Драма артисты буларак, сәхнә эшчәнлеге 1921 елда Уральск шәһәре татар театры труппасында башланып китә.

1923–1933 елларда Татар академия театры артисты, 1939–1958 елларда Татар опера һәм балет театры солисты.

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Галия Кайбицкая. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Иҗаты

Вокаль һәм драматик сәләткә ия синтетик пландагы артист татар драма сәхнәсендә милли музыкаль-драматик репертуарны башкаручы буларак чыгыш ясый.

Музыкаль-драма спектакльләрендәге төп рольләре: Мөршидә, Сәрвәр, Мәйсәрә, Гөләндәм («Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар», «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе» музыкаль драмалары, К.Тинчурин һәм С.Сәйдәшев), Гөлйөзем («Наёмщик», Т.Гыйззәт һәм С.Сәйдәшев) һәм башкалар.

Татар операсы сәхнәсендә беренче тапкыр Дж.Россининың «Севилья чәчтарашы»нда Розина, Дж.Вердиның «Травиата», «Риголетто»сында Виолетта, Джильда, Н.Римский-Корсаковның «Патша кәләше»ндә Марфа һәм башка партияләрне башкара.

Татар композиторлары операларында Рәйхан («Качкын», Н.Җиһанов), Алтынчәч (шул исемендәге опера, Н.Җиһанов), Галиябану (шул исемендәге музыкаль драма, М.Мозаффаров) һәм музыкаль комедияләрдә Сәрвәр («Башмагым», Җ.Фәйзи) һәм башка төп партияләрне беренче башкаручы.

Җиңел, йомшак тембрлы тавышка ия, сәхнәдә җитез, елгыр, матур, хәрәкәтчән булуы белән аерылып тора.

Эстрада концертлары белән чыгышлар ясый.

Татар театр-музыка сәнгатенең мәшһүр эшлеклеләре турында истәлекләр авторы.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Истәлеге

1998 елда Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында Галия Кайбицкая музее ачыла.

Әсәрләре

Истәлекләр // Азат хатын. 1963. № 3;

Ситдыйк Айдаров // Казан утлары. 1975. № 10;

Якты йолдыз белән янәшә: истәлек. (Салих Сәйдәшев тууына 75 ел) // Казан утлары. 1975. № 12;

Бөек иҗатчы рухы // Казан утлары. 1986. № 5.

Әдәбият

Ишморат Р. Татар халык артисткасы Галия Кайбицкая // Дусларым — остазларым. К., 1988;

Латифуллин М. Галия Кайбицкая. К., 1957;

Народные артисты. К., 1980;

Тематическая подборка, посвящённая Г.Кайбицкой // Казань. 2002. № 5;

Музыкальная энциклопедия. М., 1974. Т. 2.

Автор Ф.Ш.Салитова