Тарихы

1860 елларга кадәр халык дәүләт крәстияннары катлавына керә. XX йөз башында авыл җәмгыятенең имана җире 184 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр поселок Казан губернасының Лаеш өязе Зюзино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1944 елның 19 февраленнән – Солтан, 1946 елның 5 апреленнән – Корноухово, 1954 елның 19 ноябреннән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Олы Солтан авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Урал» колхозы оештырыла. 1956 елгы мәгълүматлар буенча, поселокта – Калинин исемендәге (үзәге – Яңа Солтан авылы), 1960, 1966 елгы мәгълүматлар буенча – Фрунзе исемендәге (үзәге – Шумково авылы), 1967 елдан – «Октябрьнең 50 еллыгы» колхозлары, 1994 елдан «Солтан» авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.

Халык саны

1859 елда – 56,
1897 елда – 78,
1908 елда – 97,
1926 елда – 70,
1958 елда – 89,
1970 елда – 65,
1989 елда – 32,
2002 елда – 30,
2010 елда – 28,
2020 елда – 19 кеше (татарлар).