- РУС
- ТАТ
музыкант-башкаручы, мандолинада уйнаучы, концерт һәм театр администраторы
1898 елның 15 гыйнвары, Троицк шәһәре — 1992 елның 24 июле, Казан.
Иҗади эшчәнлеген Троицкида беренче милли кыллы музыка уен кораллары ансамбльләрендә һәм театр оркестрларында катнашучы — мандолинада һәи скрипкада уйнаучы буларак башлап җибәрә.
Актив концерт эшчәнлеге алып бара. Һилаловның башкаруы зур осталыгы һәм мандолина өчен язылган татар халык һәм композиторлар музыкасын үзенчәлекле интерпретацияләве белән аерылып тора.
1934–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенең уку-укыту бүлеге мөдире.
Казанда һәм СССРның башка шәһәрләрендә концерт-иҗат оешмалары, татар театрлары администраторы сыйфатында талантлы оештыручы буларак таныла.
Автор — Ф.Ш.Салитова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.