Биографиясе

1947 елның 20 ноябре, Украина ССРның Львов шәһәре – 2022 елның 14 мае, Мәскәү.

1973 елда Казан консерваториясен (С.Җиһанова классы) тәмамлый.

1973–1988 елларда Татар опера һәм балет театры, 1988–1990 елларда Татар филармониясе солисты.

1990 елдан Мәскәүдә: 1998 елга кадәр «Сәфәр» Татар мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе һәм солисты, 1998–1999 елларда «Газпром» акционерлык җәмгыятенең мәдәният идарәсе (Мәскәү) башлыгы. 1999 елдан «Ренат Ибраһимов җыр театры»ның сәнгать җитәкчесе һәм солисты.

Иҗаты

Р.Ибраһимов вокаль музыканың төрле жанрлары үзенчәлекләрен яхшы белеп эш итә. Матур, ягымлы йомшак тавышы, сәхнәдә мөлаемлыгы, профессиональлеге, үтә тәэсирле һәм ихлас башкару осталыгы җырчыга бөтенроссия тамашачысы алдында популярлык казанырга мөмкинлек бирә.

Р.Ибраһимовның опера партияләре: кенәз Игорь (шул исемдәге опера, А.Бородин), Эскамильо («Кармен», Ж.Бизе), Валентин («Фауст», Ш.Гуно), Евгений Онегин, Елецкий («Евгений Онегин», «Пиковая дама», П.Чайковский).

Җырчыга аеруча эстрада концерт эшчәнлеге зур уңыш китерә. Р.Ибраһимов репертуарын опера, оперетта һәм мюзикллардан арияләр, классик романслар, Россия һәм чит ил авторларының популяр эстрада җырлары тәшкил итә. «Итальянский контракт» музыкаль нәфис фильмының продюсеры һәм төп рольне башкаручы (1992).

Россиядә һәм чит илләрдә (Германия, АКШ, Италия, Бельгия, Куба, Финляндия һ.б.) гастрольләрдә була. Мәскәү һәм Татарстан Республикасы телевидениесе һәм радиосы буенча даими чыгышлар ясый.

Бүләкләре

Эстрада артистларының 5 нче Бөтенсоюз (Мәскәү, 1974), «Алая гвоздика» халыкара фестивале (Сочи шәһәре, 1975) конкурслары (1 нче бүләк), Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (1979) лауреаты.

Авторлары – Ф.Ш.Салитова, А.Р.Рахман